Бәркәтә авылында эшмәкәрләр, фермерлар һәм үзмәшгульләр белән очрашу узды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

2019 елның 3 декабрендә Бәркәтә авылында район җитәкчелеге һәм кызыксынган хезмәтләр белән эшмәкәрләр, фермерлар, үзмәшгульләр, пайчылар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары очрашты.

      Очрашуда кызыксынган структуралар – Пенсия фонды вәкиле Ләйсән Харисова, Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Ленар Камалов катнашты.

   Халык алдында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин  - районда кече эшмәкәрлек өлкәсендәге вәзгыять турында, Ленар Камалов ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды ягыннан кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары хакында  чыгыш ясады.

  Бәркәтә авылы эшмәкәрләрен һәм үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр  кызыксындырган сорауларын бирделәр:

- казларны карап тоту һәм үрчетү өчен субсидияләр;

- үзмәшгульлек буенча салым ставкалары үзгәрәчәкме?;

- пенсия яше, пенсиягә чыгу;

- пенсия яшендәге кешеләрне укыту;

- мини һәм микро фермалар төзү программасы эше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International