2019 елның 3 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары тарафыннан оештырылган "Игелек күп булсын" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.
Гадәттәгечә, кунакларны биредә яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр бик җылы каршы алдылар. Балалар җырлар, баян, гитара, синтезаторда уйнаулары белән сөендерделәр. Чыгышларның берсе дә битараф калдырмады. Өлкәннәр кушылып җырладылар, алкышладылар.