2019 елның 3 декабрендә Шешминка авылында район җитәкчелеге һәм кызыксынган хезмәтләр белән эшмәкәрләр, фермерлар, үзмәшгульләр, пайчылар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары очрашты.
Очрашуда кызыксынган структуралар – Пенсия фонды вәкиле Ләйсән Харисова, эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Ленар Камалов катнашты.
Халык алдында район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин районда кече эшмәкәрлек өлкәсендәге вәзгыять хакында, Ленар Камалов ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды ягыннан кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары турында чыгыш ясады.
Шешминка авылы эшкуарларын һәм үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрне сораулар кызыксындырды:
- микрозайм алу шартлары;
- кредитның процент ставкасын субсидияләү 13,4;
- агро стартапта фермерлар өчен субсидия алу шартлары.