Ел саен 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. 1-10 декабрьдә Татарстан Республикасында традицион рәвештә инвалидлар декадасы уза.
5 декабрь көнне туган як тарихы музее экскурсоводы Айгөл Җиһаншина өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында булды. Ул биредә яшәүчеләрне экспонатлар һәм музей экспозицияләре белән таныштырды, Чирмешән крепостенең тарихын сөйләде. Бу тарих дәресе әби - бабайларда зур кызыксыну уятты.