5 декабрь көнне балалар сәнгать мәктәбе укучылары, педагоглары, китапханәчесе район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен үткәрелгән бәйрәм чарасында актив катнашты. Бәйрәм концертында хореография, вокал һәм фольклор бүлекләре укучылары да чыгыш ясады. Сәнгать бүлеге педагоглары "Фоамираннан чәчәкләр" һәм "Чирмешән символы " дигән темага мастер-класслар оештырдылар.