Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында Халыкара инвалидлар көненә багышланган "Мәрхәмәтлек чишмәсе!» исемле концерт булды. Биредә яшәүчеләр өчен район мәдәният йорты артистлары концерт программасын бүләк итте, аларга шулай ук «Айсылу» исемле нәфис фильм да күрсәтелде. Чирмешән муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Кочина Елена Сергеевна, шулай ук өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры Закиров Илшат Бари улы өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.