Районның балалар бакчаларында инвалидлар декадасына багышланган чаралар оештырылды. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт булдыруга, якыннарына гына түгел, башка кешеләргә дә хезмәттәшлек итә һәм ярдәм итә белүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде. Тәрбиячеләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дәресләр, әңгәмәләр үткәрделәр, «Цветик – семицветик» дигән видеороликлар һәм мультфильм карадылар. Яхшылык, ярдәмчеллек турында әсәрләр белән таныштырдылар.