Тимурчылык отрядлары әгъзалары авыл халкы, инвалидлар янында булдылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Мәктәптән тыш эшләр үзәге укучылары, мәктәпләрнең балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары инвалидлар көненә багышланган чараларда катнаштылар.  Алар тарафыннан мөмкинлекләре чикле балаларны чакырып очрашулар, бәйрәм тамашалары, түгәрәкләрдә балалар ясаган кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылды. Тимурчылык отрядлары әгъзалары авыл халкы, инвалидлар янында булдылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

   Күтәмә урта мәктәбенең «Варислар» балалар оешмасы активистлары инвалид Масина Анна Алексеевна янына бардылар.

    Чирмешән лицее варислары Бөек Ватан сугышы ветераны Галимова Наҗия Хаҗи кызына бардылар.

   Инвалидлар декадасы кысаларында Бәркәтә урта мәктәбенең тимурчылар отряды әгъзалары авылдашлары Шәйхатдаров Әхтәм Минвәли улы янында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International