"Мәрхәмәтле йөрәк" комплекслы үзәк белгечләре һәм район мәдәният хезмәткәрләре инвалидлар декадасы кысаларында бәйрәм чарасы оештырдылар.
Бәйрәм район мәдәният йорты бинасында узды, мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар өчен бәйрәм өстәлләре әзерләнде һәм концерт программасы оештырылды. Ә район җитәкчелеге исеменнән кунакларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин сәламләде.
Чакырылучылар җырлар тыңладылар һәм артистларга кушылып биеделәр.
Кунаклар күңелле чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.