Пенсия алды яшендәге гражданнар игътибарына!
Әгәр сез эш алыштырырга, яңа белгечлеккә ия булырга, хезмәт законнары һәм эш белән тәэмин итү турындагы законнар аңлатмасын алырга теләсәгез, Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетына һәм "Чирмешән районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге"нә мөрәҗәгать итә аласыз. Пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшли 8(84396) 2-54-38, 8(84396) 2-54-59.