КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ҺАВА ТОРЫШЫ: 2019 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы территториясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү турында
Болытлы һава.
Төнлә аерым районнарда кар, буран. Көндез явым-төшемнәр күзәтелми.
Төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Төнлә минималь температура -8..-11 градус.
Көндез максималь температура -6..-9 градус.
Юлларда урыны белән көчле бозлавык.