Чыршы уенчыгы маҗаралары

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Туган як тарихы музеенда «Чыршы уенчыгы маҗаралары» дигән күргәзмә эшли. Биредә 40-60нчы еллардагы Яңа ел чыршысын бизәү әйберләрен күрергә мөмкин - бу пыяла гирляндалар, прищепкалар уенчыклары, прессланган картон уенчыклары, пыяла шарлар. Күбесе озак сакланмый торган материаллардан - пыяла, мамык, кәгазьләрдән ясалган һәм бүгенге көнгә кадәр сакланган бердәнбер нөсхәдә, бу аларның сәнгати һәм тарихи кыйммәтләрен күп тапкырлар арттыра.

Сезне безнең музейда көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International