12 декабрь көнне Кара Чишмә мәдәният йортында Түбән Кәминкә авыл җирлегенең үзешчән сәнгатьтә катнашучылары «Туган як җәүһәрләре» район фестивале эстафетасын кабул иттеләр. Жюри һәм тамашачылар хөкеменә 30 концерт номеры тәкъдим ителде, 8 иҗади номер икенче турга сайлап алынды.
Түбән Кәминкә авыл мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан яхшы программа күрсәтелде. Бигрәк тә автор-башкаручы Әмир Гарифуллинның, «Ак калфак» фольклор ансамбленең чыгышы тамашачыларга ошады. Гармунчылар чыгышы да берәүне дә битараф калдырмады.