Район мәдәният йортында Геройлар көненә багышланган хәтер сәгате

2019 елның 14 декабре, шимбә

14 декабрь көнне район мәдәният йортында Геройлар көне уңаеннан «Геройларга тере хәтер» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Чарага район үзәгендәге барлык мәктәпләрнең укытучылары һәм югары сыйныф укучылары килде. Районыбыз геройларны искә алдылар:

Советлар Союзы – Габдрахманов Бари Габдрахман улы, Конев Иван Никитович, Курасанов Петр Семенович, Ларионов Семен Архипович, Цаплин Павел Алексеевич;

Социалистик хезмәт - Әхмәдуллин Исмаил Ибраһим улы, Мингазова Гөлсем Мифтах кызы, Романов Михаил Федорович, Гыйматдинов Габбас Кыям улы;

Россия - Супонинский Александр Анатольевич.

          Тамашачылар биографияне тыңлап кына калмыйча, алар турында презентацияне дә карый алдылар. Герой Ларионов С.А.  оныгы -Миронов Ярослав, Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Долгополова Р. Ш. һәм кадет мәктәбе хоры чыгышы чараның бизәге булды. Әлеге чара яшь буын өчен патриотик тәрбия булып хезмәт итәр, дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International