9нан 15 декабрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 28 хәбәр кабул ителгән.
Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, берсендә имгәнүче бар. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 67 очрагы ачыкланган. Ике машина йөртүче автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.
Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 5 административ беркетмә төзегәннәр.
Реклама
Билгесез кеше, санлы электрон имза кулланып, Иске Элмәле авылы кешесе исеменә юридик зат рәсмиләштергән. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.
Шулай ук әлегә билгесез кешеләр Иске Кади авылы янындагы фермадан унбер пластик тәрәзә урлаганнар. Тикшерү бара.
Иске Үтәмеш авылы кешесенә, үзе белән яшәүче хатын-кызга кул күтәргән өчен, җавап бирергә туры киләчәк.