17 декабрьдә район мәдәният йорты сәхнәсендә «Туган як җәүһәрләре» район фестивале кысаларында аграр техникум һәм өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты үзешчәннәре чыгыш ясады, жюри һәм тамашачылар хөкеменә 20 концерт номеры тәкъдим итте. Гала-концертка 8 номеры сайлап алынды. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, аграр техникумнан фестивальгә күбрәк студент җәлеп ителде, аларның программасында подтанцовка белән соло номерлары да, хореография композициясе дә, йорт-интернат та массакүләм номерлар белән аерылып торды. Алар ике вокаль ансамбль - рус һәм татар вокаль ансамбле, соло номерлары тәкъдим иттеләр. Вера Садыйкова башкаруында «Алешенька» шигыре беркемне дә битараф калдырмады.