Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре, көтеп алынган каникуллар якынлаша. Әмма бу бәйрәмнәр, чыннан да, шатлыклы булсын өчен, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәк. Чирмешән муниципаль районында алдан төзелгән график буенча төрле категория гаиләләргә, шул исәптән күп балалы гаиләләргә дә рейдлар оештырылды. Эшче төркем гаиләләрнең яшәү шартлары белән таныша һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрә.