Ә менә иң серле, тылсымлы, яраткан бәйрәмгә кадәр аз вакыт калды. Яңа елның әкияти атмосферасын бераз гына булса да тойсыннар өчен, туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 1 нче Чирмешән мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары өчен Россия Яңа ел уенчыклары тарихына багышланган чара үткәрделәр. Экскурсовод төрле чорларында нинди уенчыклар ясалуы турында сөйләде. Шулай ук балалар чыршыга эленгәнче, уенчыкның нинди озын юл үтүен белделәр.