Александр Федоровичның юбилеена балалары, оныклары, якыннары һәм туганнары җыелды. Шулай ук тыл хезмәтчәнен, юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге начальнигы урынбасары Лена Кочина, Ивашкино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Васса Сипатрова, Әккәрәй авыл мәдәният йорты директоры Лидия Кваковалар котладылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе В.В. Путинның котлау хатын җиткерде һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән юбилярны котлап, озын гомер теләде, истәлекле бүләк тапшырды.
Александр Федорович хатыны Варвара Ильинична белән 53 ел инде тату гомер итәләр. Ирле-хатынлы Наумовлар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Юбилярның 6 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.
Александр Федорович төзелеш бригадасы бригадиры булып эшләгән, Әккәрәй мәктәбе дә аның бригадасы тарафыннан төзелгән. Шулай ук юбиляр рус мичләренең остасы, район авылларының күп кенә йортларында мичләр Александр Федорович куллары белән ясалган.
Варвара Ильинична гомере буе колхозда эшли.
90 яшендә Александр Федорович гел хәрәкәттә, җирдә казынырга ярата, җәен велосипедта йөри.