Район делегациясе Казан шәһәре Киров районының «182 нче политехника лицее»  базасында «Заманча мәктәпнең полилингваль мохите» темасына чит телләр укытучыларының республика форумында катнашты

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

13 декабрьдә район делегациясе Казан шәһәре Киров районының «182 нче политехника лицее»  базасында «Заманча мәктәпнең полилингваль мохите» темасына чит телләр укытучыларының республика форумында катнашты. Форумда «чит тел» фән өлкәсенә кураторлык итүче район методик берләшмәләре җитәкчеләре, инглиз, француз һәм немец телләре укытучылары катнашты.  Пленар утырышта һәм секцияләрдә Татарстан Республикасы олимпиада хәрәкәтен үстерү, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек технологияләре, инглиз теле буенча бөтенроссия тикшерү эшләре һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International