Узып баручы ел башында массакүләм мәгълүмат чаралары аша һәм район сайтында мемориаль үзәк хезмәткәрләре тарафыннан «Музейга экспонат бүләк ит» акциясе игълан ителде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан әлеге акция кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның туганнары мемориалга фронт фотографияләрен алып киләләр. Бүген "Ватан солдатлары" музей экспозициясе ике чирмешәнле-Охлопков Леонид Петрович һәм Зеленецкий Александр Семеновичның фоторәсемнәре белән тулыланды.