Районның төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы!

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Җомга көнне, 20 декабрьдә, Яшьләр мәйданчыгында яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Төрле яшьтәге йөзләгән чирмешәнлеләр әлеге матур Яңа ел алды чарасына сокланырга килделәр.

    Тантаналы ачылыш чарасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Шакир кызы Долгополова бәйрәм кунакларына җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте.

     Яңа ел чыршыларын һәм үз территорияләрен иң яхшы бизәгән өчен район учреждениеләре һәм оешмалары, авыл җирлекләре һәм мәдәният йортлары дипломнар белән бүләкләнде. Төп призны Чирмешән урманчылыгы  алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International