2019 елның 13 декабреннән 20 декабренә кадәр Чирмешән районындагы оператив хәлнең торышы

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

13-20 декабрьдә район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда элек кылынган җинаятьләр уңаеннан 4  эш кузгатылган.

Полициянең участок уполномоченныйлары 6 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – барысы да матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 79 очрагы ачыкланган. Бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Билгесез адәм, алдап, Чирмешән кешесенең банк картасыннан 12 мең сум акчасын урлаган.

17 декабрь көнне район үзәк больницасына билгесез матдә кулланганнан сөң хәлләре начарайган яшүсмерләрне китергәннәр. Соңыннан мәгълүм булганча, әлеге матдә никотинлы “конфет”-снюс булып чыга. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

Билгесез кешеләр Түбән Кәминкә авылы буасыннан 19 метр озынлыкта тимер торбаны казып алып кискәннәр. Бу эштә шикләнелгән затлар административ җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International