Район мәдәният йорты хезмәткәрләре район оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләренең балалары өчен ел саен профсоюз чыршылары оештыралар.
24 декабрь көнне район башкарма комитеты һәм район Советы хезмәткәрләренең балалары өчен шундый Яңа ел бәйрәме үткәрделәр. Балалар бәйрәмгә бик матур, күңелле тамаша ясадылар. Әкият геройлары тамаша башыннан ук балаларны тылсымлы әкият дөньясына җәлеп иттеләр.