Утыз Имән авылыннан Рокыя Мәгъсумованың 90 яшьлек юбилеена кунаклар күп җыелды. Аны гомер бәйрәме белән балалары, онык-оныкчыклары гына түгел, районнан килеп тә котладылар, РФ Президенты В. Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән истәлек бүләге тапшырдылар.
Рокыя әби ире Мингәрәй белән дүрт бала үстерәләр, аның 7 оныгы, 13 оныкчыгы да бар.
Ул гомре буе колхозда эшли. Әтисе умарталар тотканлыктан, ул яшьтән үк аның кул арасында үсә, бу хезмәтнең серләренә өйрәнә, соңрак әлеге һөнәрен балаларына тапшыра.
Бүген Рокыя әби туган авылында балалары тәрбиясендә яши, биш вакыт намазын калдырмый, гарәпчә язылган Коръәнне укый, вәгазьләр дә сөйли.