Яңа ел бәйрәме алдыннан район инвалидлар җәмгыяте өстәл спорт уеннары буенча Яңа ел турниры үткәрде. Ярышларда катнашучыларны район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы И.С. Мөхетдинов сәламләде.
Судьялар коллегиясенең тренеры Ш.Я. Сөнчәлиев тарафыннан оештырылган эш искиткеч булды. Турнир призерларына дипломнар һәм бүләкләрне Кыш Бабай һәм Кар кызы тапшырылды. Спорт чарасында катнашучыларның барысы өчен дә викториналар, конкурслар оештырылды һәм «Арарат»кафесында бәйрәм өстәле әзерләнгән иде.