Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстанның аграр тармагының 100 иң яхшы хезмәткәре игълан ителде.
"2019 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре" номинациясендә җиңүчеләр арасында Чирмешән муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең җитештерү маркетинг бүлеге консультанты Рәдиф Гайнуллин да бар.