Уку елы ахырында республиканың барлык мәктәпләрендә линейкалар уза. Күтәмә мәктәбендә "Кулланучылар хокукларын яклау" темасына республика олимпиадасы призерын хөрмәтләделәделәр. Чирмешән муниципаль районының Күтәмә мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Кирилл Мироновка диплом һәм истәлекле бүләге тапшырылды. Шулай ук педагогның олимпиадага әзерлеккә керткән өлеше билгеләп үтелде - Миронов Александр Витальевичка Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның «Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен» Рәхмәт хаты һәм истәлекле китап тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, җиденче ел рәттән 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы үткәрелә. Быел республика олимпиадасында катнашу өчен Татарстан Республикасыннан 9 меңнән артык укучы гариза биргән (шуларның 117се Чирмешән районыннан). Олимпиаданың 1 һәм 2 этаплары кулланучылар хокукларын яклау белән бәйле темага тест һәм эссе язу формасында дистанцион рәвештә узды. Олимпиаданың йомгаклау этабына 90нан артык катнашучы узды, шуларның икесе Чирмешән районыннан.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы.