2019 елның 28 декабрендә Чирмешән район Советы депутатлары Советның илле икенче утырышында “Чирмешән муниципаль районының 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына бюджеты турында” 2018 елның 13 декабрендә кабул ителгән 197 санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр.
Бюджетның керем һәм чыгым өлешләре 2 миллион 429 мең сумга арттырылды, аның кайларга юнәлдереләсе билгеләнде, шул исәптән 120 мең сум акчаны шәхси хуҗалыкларда терлекчелекне үстерүгә, шул исәптән төзелеш материаллары алуга юнәлдерергә килешенде.