Бүген, 2019 елның 30 декабрендә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә катнашучылар райондагы оператив хәл, районда көзге чакырылыш барышы, мәгариф, мәдәният тормышы, газета-журналларга язылу барышы турында, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, административ комиссиянең эшчәнлеге, сөтчелек тармагы буенча мини-фермалар төзелеше хакында, үзсалым акчалары җыю, җир, транспорт, милек салымнары җыелуы турында таныштылар.