21-27 декабрьдә район полиция бүлекчәсендә 28 хәбәр кабул иткәннәр. Әлеге чорда 4 җинаять эше кузгатылган. Полициянең участок уполномоченныйлары 7 административ беркетмә төзегәннәр.
Район юлларында бер юл-транспорт һәлакәте булган – матди зыян белән. ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 73 очрагын ачыклаганнар.
Угрылар Күтәмә авылында КамАЗ автомашинасының 2 аккумуляторын, ә Иске Кадида “Лада Калина” автомашинасының дүрт тәгәрмәчен салдырып киткәннәр.
Мошенниклар тик тормый: алар алдау юлы белән бер райондашыбызның 24 мең сум акчасын үзләштергәннәр.