Бал-маскарад

2020 елның 3 гыйнвары, җомга

Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, купшы, искиткеч бәйрәм. 31 декабрь көнне район мәдәният йортында Яңа ел бал-маскарады булды.  Бу яңа ел кичәсенә килгән һәркем тамашачылар гына түгел, актив катнашучылар да булды: яңа ел җырларын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, әйлән-бәйлән әйләнделәр. Кыш бабай бүләкләргә дә акчаны кызганмады. Яхшы призлар һәм бүләкләр белән традицион Яңа ел лотереясы уйнатылды. Залда кич буе шатлык, күңел ачу һәм дустанә аралашу атмосферасы  хөкем сөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International