31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә районның төп чыршысы янындагы яшьләр мәйданчыгында Яңа елны каршы алдылар. Төнге программа кунакларын ТР Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Нәгыймулла улы Шәйдуллин сәламләде һәм якынлашып килүче 2020 ел белән котлады, барлык чирмешәнлеләргә нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм эшләрендә уңышлар теләде. Шулай ук барлык катнашучыларны уеннар һәм конкурслар, җылы Яңа ел концерты, барлык чор хитлары белән дискотека көтә иде. Ә нәкъ төнге сәгать 2дә мәйдан өстендә 2020 елда-ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган бәйрәм салюты яңгырады.