"Социаль Кыш бабай" барлык дусларын котларга ашыга

2020 елның 3 гыйнвары, җомга

Авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары хезмәткәрләре менә инде күп еллар дәвамында «Социаль Кыш бабай» дип исемләнгән хәйрия акциясе үткәрәләр. Үзенчәлекле балалар янына, Яңа ел алдыннан һәм аннан соң, чын Кыш бабай белән Кар кызы килә!

Район мәдәният хезмәткәрләре әлеге акциягә ел саен зур игътибар һәм җаваплылык белән карыйлар, котлау программаларын елдан-ел камилләштерергә тырышалар. Әйтик, быел күпчелек авылларда Кыш бабай белән Кар кызын  авыл урамнарында атларда күрергә мөмкин иде. Әкият геройларының якты костюмнары кигән барлык персонажлар да авылларда шундый гаиләләрнең игътибарын җәлеп итәргә, кәефләрен күтәрергә, бәйрәм шатлыгын бүләк итәргә, күңел җылысын  уртаклашырга тырышалар. Мондый чараларны оештыручылар өчен бәхетле елмаюларны күрү, ярдәм һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен ихлас, рәхмәт сүзләрен ишетү бик мөһим.

Район мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International