6 гыйнварда район үзәге мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре балалар өчен «Позабавимся на славу» дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Балалар әкият геройлары белән бергә уен дөньясына чумдылар. Анда балалар үзләренең җитезлеген, тизлеген һәм чыдамлылыгын күрсәтә алдылар. Алар уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, аннан соң ике командага бүленеп спорт эстафеталарында ярыштылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы килү белән чын бәйрәм җыр-бию, чыршы тирәли әйлән-бәйлән башланды.