7 гыйнвар кичендә үзәк чыршы янында чын-чынлап Раштуа бәйрәме башланды, ул уеннар, конкурслар, биюләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Бйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы җигүле атларда килгән, чанага килгән. Кунаклар чыршы янында әйлән-бәйлән уйнадылар. Барлык теләүчеләр кайнар коймак, тәм-томнар, чәй белән сыйландылар. Чара дискотека белән тәмамланды.