Яңа ел каникуллары вакытында үзәк китапханә хезмәткәрләре чыршы янында «Күңелле эшләр көне» күңел ачу-уен программасы үткәрделәр. Кыш бабай, Кар Кызы һәм башка әкият персонажлары балалар белән әйлән-бәйлән уйнадылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, танып-белү конкурсларында һәм викториналарда катнаштылар, көч һәм җитезлектә ярыштылар, флеш-моб биеделәр. Чарада катнашучыларның барысы да Кыш Бабайдан бүләкләр алды.