2019 елның 30 декабреннән 2020 елның 10 гыйнварына кадәр Чирмешән районындагы оператив хәлнең торышы

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр район полиция бүлекчәсендә 46 хәбәр теркәлгән.

Бүлекчә штабы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре районда бәла-казасыз үтте, дип хәбәр итә.

Полициянең участок уполномоченныйлары 2 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында матди зыян белән биш юл-транспорт һәлакәте булган – икесендә имгәнүчеләр бар. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 120 очрагы ачыкланган, өч машина йөртүчегә транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Бер урлау очрагы теркәлгән – караклар Чирмешән кешесенең КамАЗ автомашиналарындагы ике аккумуляторга кызыкканнар, матди зыян күләме – 20 мең сум. Район үзәгендәге “Квартал” кибетенә кереп, исерек хәлдә тавыш чыгарган бер ир-атны җаваплылыкка тартачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International