2020 елның гыйнвар юбилярлары

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

2 гыйнварда Россия Президенты исеменнән Кече Чегодай авылыннан Александрова Нина Степановна 90 яшьлек юбилее белән котлау кабуллар итте.
     5 гыйнварда Әккәрәй авылыннан Спиридонов Василий Васильевич 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау  алды.
    6 гыйнварда Тукай поселкасыннан Мөгыйзова Зөлхүбә Камалетдин кызы һәм Ибрай Каргалы авылыннан Билалова Нәсимә Әбелгата кызы Россия Президенты исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул иттеләр.
    Юбилярларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина котлады.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.В. Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән юбилярларны котлап, озын гомер теләде һәм истәлекле бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International