Иске Яңа елны каршылау - ул Яңа ел бәйрәмнәренең дәвамы. 13 гыйнвар көнне район мәдәният йортында «Старые песни о главном» дип исемләнгән ретро-кичә узды. Бәйрәм кичәсенә узган елларның популяр көйләрен яратучылар җыелды. Теләге булган һәркем артистлар белән җырлый, бии, танылган хитлар астында күңел ача алды, шулай ук күңелле конкурслар үткәрелде, анда барлык катнашучылар да призлар алды.