Җирлекара концертлар дәвам итә

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

16 гыйнварда Түбән Кәминкә авыл җирлеге үзешчәннәре - Кармыш авылында, ә Иске Үтәмештә Лашман авыл җирлеге артистлары чыгыш ясады.

17 гыйнварда өч күчмә концерт булды.  Сосновкада - Ивашкино авыл җирлеге артистлары, әмирлеләрне Югары Кәминкә артистлары үзләренең иҗади номерлары белән куандырдылар. Шешминка авыл җирлеге артистлары Иске Элмәледә чыгыш ясадылар.

Быел авылара традицион концертлар ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган, программага инсценировкалар, биюләр, татар, чуаш һәм рус җырлары кертелгән. Безнең артистлар һәрвакыт тамашачыларга шатлык бүләк итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International