Туган як тарихы музеенда ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Халыклар һәм диннәр тату яши» дигән чара узды.
Татарстан Республикасы төрле дин вәкилләренең үзара хезмәттәшлегенең ачык мисалы. Татарстан бөтен дөньяга толерантлык үрнәге булып тора.
Музей хезмәткәрләре кадетлар мәктәп-интернаты укучыларын дөньяның төп диннәре, дөньяви диннәрнең нигезләре, аларга нигез салучылар белән таныштырдылар, диннәр охшашлыклары һәм төрлелекләре турында сөйләделәр. Балалар кызыксынып фикер алышуга һәм дискуссиягә кушылдылар.