21 гыйнварда Түбән Чегодай авыл мәдәният йортында Бөек җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Туган як җәүһәрләре» район халык иҗаты фестиваленең беренче туры эстафетасын Чирмешән авыл җирлеге үзешчәннәре кабул итте. Биредә Казанка авыл клубы һәм Түбән Чегодай авыл мәдәният йорты коллективлары чыгыш ясады. Тамашачыларга бигрәк тә Рифкать Фәхретдинов, Эльмира Минабетдинова, Әбүбәкер Җиһаншин чыгышлары ошады. «Деревенька» вокаль ансамбле чыгышы да беркемне дә битараф калдырмады, алар башкаруында «Обелиск», «Поклонимся хлебу русскому» җырлары яңгырады.