Үзәк балалар китапханәсендә Чирмешән лицееның 2 нче сыйныф укучылары белән «Могҗизалар урманы» дигән экологик сәяхәт үткәрелде. Балалар слайд-презентация белән үрелеп барган әңгәмә тыңладылар, табышмаклар конкурсында, викторинасында катнаштылар, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, «Яшел урманнар һәм урман могҗизалары турында» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән таныштылар.