Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары өчен «Туган як музыкасы» темасына мастер-класслар

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

23 гыйнварда балалар сәнгать мәктәбенә Әлмәт музыка көллияте педагоглары чакырылды. Укытучылар һәм укучылар өчен «Туган як музыкасы» дигән темага мастер-класслар үткәрделәр.  Педагогларның һөнәри осталыгы музыкаль сәнгать өлкәсендә сәләтле балаларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен яхшы үрнәк һәм стимул булып тора, мәдәни традицияләрне саклап калуга һәм таратуга ярдәм итә. Фортепиано - Садовская Светлана Викторовна, синтезатор - Ашанцева Маргарита Юрьевна, гитара - Татьянина Ольга Николаевна, фольклор сәнгате –Галкина Марина Владимировна һөнәрләре буенча мастер-класслар үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International