Мемориаль үзәкнең баш хранителе һәм экскурсоводы тарафыннан «Музей әлифбасы» музей түгәрәге әгъзаларына экспозицион материаллар нигезендә Хәтер һәм дан елы кысаларында дәресләр үткәрелде. Дәресләр түгәрәк членнарында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның тормышы мисалында һәр кеше тормышының әһәмиятен аңлау, шулай ук янәшәдә яшәүче сугыш ветераннарына карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.