"Сөлчә" җәмгыятендә район башлыгы катнашында семинар узды

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә

«Сөлчә» җәмгыяте язгы кыр эшләренә җитди әзерләнә. Тырмалар һәм культиваторлар әзерлек сызыгына куелган, бары тик ике чәчкечне генә төзекләндерәсе калган. Бер үк вакытта тракторлар да ремонтлана.

Монда техника яңа димәссең, күбесе дистә еллар кулланылган “Беларус”лар, куәтле чит ил тракторлары юк. Булганының кадерен беләләр. Әнә тырмаларның тешләрен үткенләп куйганнар, тиешле үлчәмнәр буенча беркеткәннәр. Эшләрен бетереп, аерым бүлмәгә бикләп тә куйганнар. Кайбер хуҗалыкларда аларның “аяклануын” беләләр.

Җәмгыятьнең чәчүлек орлыгы үзенә җитәрлек, калибрланган.  Чистарту агрегаты әзер, ә менә бөртек киптерү проблемалырак, дөрес, бу яктан да планнары бар. Сүз уңаеннан, монда былтыр, субсидия һәм үз акчаларына, кимендә 1000 тонна сыярлык бөртек саклау склады төзегәннәр. Ул бик зур, иркен, коры.

Семинарда чәчүлек орлык хәстәрләү, саклау, агулау, сортларны яңарту, үсемлекләрне иминиятләү хакында да сүз булды. Киңәшләшү ярый, әнә кайбер хуҗалыкларда, кыш җылы булгач, хәтта орлыклык бөртеккә дә бет ияләшкән икән. Ул катышкач, бөртекнең дымлылыгы да күтәрелә, сыйфаты да начарлана.

Семинарчылар Яңа Элмәледәге терлекчелек фермасында да булдылар. Монда буш урын юк диярлек, барында да мал асрыйлар. Сыерларны яңартырлык шлейф бар: таналар, бозаулар йөзләп. Азык проблемасын белмиләр, сенаж, силос, печән, салам запас белән тупланган.

“Сөлчә“дә 769 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 250 савым сыеры исәпләнә. Бүген көнгә  уртача 2 тонна ярым сөт саталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International