2020 елның 20 гыйнварыннан 26 гыйнварына кадәр биш күчмә авылара концерт булды. 22 гыйнварда җирлекара ике концерт булып, Лашман авыл җирлеге үзешчәннәре Югары Кәминкәдә чыгыш ясадылар, ә Мордва Афонькәсендә Күтәмәдән килгән артистлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Кармыш авыл җирлеге артистлары 23 гыйнвар көнне Бәркәтә авылында чыгыш ясадылар. Шул ук кичтә Девичья Поляна халкын Казанка артистлары үзләренең иҗатлары белән сөендерде. 24 гыйнварда Светлогорскида Мордва Афонькәсе авыл җирлеге артистларының җирлекара концерты булды.