2020 елның 27 гыйнварында илебездә Ленинград блокадасын өзүгә 76 ел тулу билгеләп үтелә. Бу көнне 1944 елда Совет гаскәрләре шәһәрне азат итү буенча операцияне уңышлы тәмамлаган.
Туган як тарихы музее хезмәткәрләре интернат-йортта яшәүчеләр өчен мәгълүмат сәгате үткәрделәр һәм Ленинград блокадасын өзүгә багышланган документаль фильм күрсәттеләр.