"Җиңелмәс Ленинград мәңге халык хәтерендә" исемле хәтер дәресе

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

27 гыйнварда Ленинград блокадасын өзүгә 76 ел тулды. Бу вакыйга уңаеннан үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары белән "Җиңелмәс Ленинград мәңге халык хәтерендә" дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрделәр. Балалар «Блокадалы Ленинград балалары» дигән әңгәмә тыңладылар, слайд-презентация карадылар, «Балачак – блокада вакытында» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, «Блокада балалары» дигән видеоролик карадылар, һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International